Иске автомобильләрен тапшырып яңаны алучы актанышлыларга 40 меңнән 350 мең сумга кадәр ташлама ясалырга мөмкин.
Россиядә 1 сентябрьдән файдалануда 6 ел һәм озаграк булган автомобильләрне утильләштерү программасы яңадан эшли башлады. Иске автомобильләрне тапшырып яңаны алучыларга 40 меңнән 350 мең сумга кадәр ташлама ясалырга мөмкин. Утильләштерү программасы 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.