Татарстанда куян аулау сезоны башлана

2014 елның 5 сентябре, җомга

15 сентябрьдән Татарстанда куян, енотсыман эт, бүре, төлке һәм карсак төлке аулау сезоны ачыла. Ау сезоны киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР терек дөнья объектларын саклау һәм файдалану идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук 1 октябрьдән башлап кондыз, чәшке, тиен, урман сусары, көзән аулау сезоны ачылу турында да хәбәр ителә, ул да 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International