“Экстремизмга – юк!” айлыгы республикада милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, экстремизм һәм терроризмга юл куймау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатында үткәрелә.
Айлыкның планы ТР Президентының указы белән расланды. Акция кысаларында Мөселманнарның диния нәзарәте төрле чаралар үткәрә. Аерым алганда, Идел буенда мөселманнарның мирасы һәм традицияләре темаларына лекцияләр укылачак, Татарстан мәчетләрендә җәмгыятьтә радикализм һәм экстремизм профилактикасына багышланган җомга вәгазьләре укылачак, мөселман уку йортлары арасында “Экстремизмга – юк! Спортка - әйе!” дигән лозунг астында спартакиада була.
Мондый кампания Татарстанда инде дүртенче тапкыр үтә. Быел ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.