Иске Кормашта яшәүче Әнәс Галимовка 100 яшь тулды.

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 4 сентябрьдә Иске Кормашта яшәүче Әнәс Галимовка 100 яшь тулды. Районда әле ирләр затының болай озак яшәгәнен хәтерләмиләр. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Актаныш муниципаль  районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев район җитәкчелеге исеменән котлады, бүләкләр һәм РФ Призиденты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләмәләрен тапшырды.

 

Татарстан Президентының котлавында мондый юллар бар:”Хөрмәтле Әнәс Галим улы!Сезне бер гасырлык гомер бәйрәмегез-100 яшь тулган көнегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Әлеге тантана күңелегезне яшәүгә җилкендереп, яңа көч өстәсен, тормышыгызны сөенеч һәм мәрхәмәт нурлары белән тутырсын, якыннарыгызның ихлас кайгыртуын арттырсын.”

 

Юбилярны шулай ук Актаныш райвоенкомы вазифасын башкаручы Рөстәм Хәмитов, Иске  Кормаш авыл җирлеге башлыгы Илшат Кашбразыев котладылар һәм бүләкләрен тапшырдылар.

 

Әнәс Галимов Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан соң туган авылына кайтып, җирле хуҗалыкта эшләгән. Ул юбилеен зур гаиләсе белән каршылый, хатыны Шәрифә белән 9 бала карап үстергәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International