Россиядә чит ил теле буенча мәҗбүри БДИ кертеләчәк

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Россиядә 2020 нче елда чит ил теле буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы кертеләчәк, дип белдерде кичә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре барышында. “Интерфакс” шулай дип хәбәр итә.

 

“2020 нче елда, тагын биш елдан, чит ил теле буенча мәҗбүри имтихан гамәлгә кертеләчәк”, - диде Ливанов, кичә Началово авылында ачылган кадетлар корпусында тәрбияләнүче соравына җавап биреп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International