Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
1  сентябрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, "Актаныш "агрофирмасы җитәкчесе Гаянов И., Киров авыл җирлеге башлагы Гафуров А. чакырылган иде. Алар 1 нче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләрен тапшырып, укучыларга һәм укытучылар коллективына уңышлы уку елы теләделәр. Әлеге матур бәйрәм мәктәптә тәүге тапкыр "Белем бәйрәменә" катнашкан1 нче сыйныф укучыларының күңелендә мәңге сакланыр.

Бәйрәмнән соң "Минем кече Ватаным" дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International