Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев бүген, 1 сентябрьдә Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Белем бәйрәмендә катнашты. Ул барлык укучыларны, укытучыларны, ата- аналарны Белем бәйрәме һәм Яңа уку елы белән котлады. Ул үз чыгышында гимназия укучыларына, тулаем коллективына район, республика зур өметләр баглый дип белдерде һәм ул өметләрне аклауда уңышлар теләде. Бәйрәмнең кунагы ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.
Укучылар ата-аналарга , кунакларга төрле бәйрәм чаралары күрсәттеләр.
.jpg)