Бүген Актанышта район активының сайлау алды очрашуы узды.Район Мәдәният йортында узган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин катнашты. Иң элек, ул Түке авылында күп гамәлле үзәкне ачуда булды. Район активы очрашуын Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев ачып җибәрде, аннан соң район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады.
“Республика буенча гамәлгә ашырыла торган барлык программалар Актаныш муниципаль районының һәр авылына диярлек кагылды”, - диде ул.
Фаил Камаев районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре, актанышлыларның казанышлары һәм проблемалары турында мәгълүмат җиткерде, ярдәм өчен Фәрит Мөхәмәтшинга рәхмәт әйтте. Үз чиратында, республика парламенты рәисе чарага җыелганнарга төбәкнең тулаем алганда үсеше турында кыскача сөйләп, район активына теләкләре белән мөрәҗәгать итте.
“Мондый очрашулар бик файдалы. Аларның сайлаулар алдыннан җанланып китүе аңлашыла, шуңа күрә сайлаулар ешрак булсын, җитәкчеләр ешрак килеп, халык белән аралашсын. Бу билгеле бер нәтиҗәләр чыгарырга, проблемалар турында ишетергә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп узды ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда халыкның көнкүреш сыйфатын яхшыртуга йөз тоткан күптөрле программалар гамәлгә ашырылуын искәртте. Аларны тормышка ашыруга “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге күп көч куйганын билгеләп үтте һәм шул ук юнәлештә актив төстә эшне дәвам иттерергә чакырды.
.
.jpg)