27 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов Кремльдә Республиканың иң яхшы 54 гаиләсен кабул итте. Әлеге исемлеккә Татарстан үсешенә зур өлеш керткән, 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәгән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар туры килгән. Актаныш районыннан Президентта кунакта Яңа Әлемдә яшәүче Хәлил һәм Рима Хуҗиннар булып кайтты.
Кабул итү мәҗлесенең рәсми өлешеннән соң Татарстан мәдәнияте осталары концерты булды..jpg)