Тыңламаста Минзәлә үзешчәннәре.

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
27 август Тыңламас авылы җәмәгать үзәгендә Татарстан Республикасы Минзәлә районы үзешчән коллективларының ял концерты күрсәтелде. Тыңламас тамашачысы "Мөшеге чишмәләре" халык фольклор ансамбле, мәктәпнең "Сәйлән" балалар төркеме, аерым гармунчылар чыгышы, ялгыз җырчылар, район мәдәният йортының кызлар триосы, ялгыз биюләрен, өлкәннәрнең нәфис сүзен яратып кабул иттеләр.35 кешедән торган коллективка авыл башлыгы Мәхтүм Хәрмәев аларга иҗади уңышлар теләп рәхмәтләрен җиткезде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International