30 август көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге каршында “Чәчәк” бәйрәме үткәрелә. Биредә авыл җирлекләрендәге һәм район үзәгендәге оешма-предприятиеләрнең, шәхси йортларда яшәүчеләрнең чәчәклекләренә нәтиҗә ясалып, урыннар чыгарылачак. Шунда ук кайнатмалар ярминкәсе дә үткәреләчәк. Кич сәгать 7дә Республика көне уңаеннан концерт программасы күрсәтеләчәк. Барлык райондашларны әлеге чараларда катнашырга чакырабыз.