Актаныш мәктәпләрендә Балаларның куркынычсызлыгы айлыгы уза

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

    Җәйге каникулдан соң укучылар мәктәпкә бераз туарылып килә. Шуңа күрә яңа уку елында аларның иминлеген тәэмин итү максатларында 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр мәгариф учреждениеләрендә Балаларның куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә.

 

    Бу эшкә эчке эшләр, ЮХИДИ бүлекләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре дә тартыла. Укучыларга тагын бер кат юлда һәм транспортта йөрү, гадәттән тыш хәлләр туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.

 
        
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International