Белем бәхетле итә: Белем көне белән татарча котлаулар

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Тиздән 1 сентябрь – Белем көне. Бу көнне без беренче кыңгырау, туган мәктәбебез, тугрылыклы сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә төшерәбез.

 
 

Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.

 

Ә без сезгә бәйрәм уңаеннан 1 сентябрь – Белем көненә татарча котлаулар тәкъдим итәбез.

 
Нәни дус!
Син атлаган юлларга
Алтын яфрак сибелә.
Чыңлый көмеш кыңгырау,
Дәшеп белем иленә.
Бик күп нәрсә белерсең син
Туган илең турында.
Син бит хәзер бик зур кеше –
Әлифбаң бар кулыңда.
Белем көне белән, дустым,
Омтыл һәр көн белемгә!
Җиһанның бар төсмерләре
Чагыла уку-гыйлемдә!
 
* * *
 
Нәни дустым! Мәктәп бусагасын
Атлап кердең бүген тәүге кат.
Сәламәт бул, уңыш юлдаш булсын!
Күңелләрең булсын һәрчак шат!
 
* * *
 
 
Бу көнне, нәни дус,
Бик озак көттең син.
Бакчаны калдырып,
Мәктәпкә килдең син.
Укырга, язарга
Өйрәнерсең тиздән.
Акыллы, сабыр бул –
Теләкләр шул бездән
 
* * *
 
 
Нәни дустым, бәйрәм белән
Сине кояш та котлый
Ал нурларын сибә-сибә
Ул янәшәңнән атлый.
 
Мәктәп дигән серле дөнья
Белем эстәргә дәшә,
Укытучы апаң – терәк
Булыр һәрчак янәшә.
 
* * *
 
 
Һәр көн, һәр ай – һәрвакытта
Белем алырга омтыл!
Йөзгә кызыллык китермә
Тыңлаучан һәм зирәк бул!
Укытучы апаң сиңа
Булышыр, ярдәм итәр
Белем дигән серле илнең
Нәкъ үзәгенә илтер!
 
 * * *
 
 
Белем көне белән сине!
Син укучы бүгеннән.
Йолдызларның иң яктысын
Җый син белем күгеннән.
Якты дөнья, бөек җирләр
Ачарга була хәзер.
Мәктәп дигән серле җиһан
Ишек ачарга әзер.
 
* * *
 
 
Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.
 
Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың, изгеләрдән изге
Сабыйлыкның соңгы көннәрен.
 
Җуелмаслык хатирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар –
Син җаваплы кеше бүгеннән.
 
Кадерле укытучым!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
 
 
 
* * *
 
 
Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.
 
Безнең өчен борчылдыгыз һәрчак,
Зур тырышлык куеп йөрдегез.
Һәр дәрескә керсез иман белән
Чиста намус белән кердегез.
 
Кемнәр үлчәр сезнең хәзинәдә
Тулып яткан акыл байлыгын?
Телим бүген: шуны саклар өчен
Күбрәк бирсен Ходай саулыгын.
 
Сезгә юлдаш булып кала бирә
Зур ихтыяр көче, сабырлык
Рухыгызның җылы нурын сибә,
Яшь буынны җылыта алырлык.
 
* * *
 
 
Белем көне белән сине,
Беренче укытучым!
Сабый чактан ниятләрне
Туры юлга салучым.
Бу җиһанның матурлыгын
Күрергә өйрәттең син.
Беренче дәресегезне
Бүген дә хәтерлим мин.
Белем орлыгы салдыгыз
Һәрбер нәни күңелгә!
Шул күңелдән инде бүген
Изге теләк түгелә.
Саулык юлдаш булсын сезгә,
Сабыр булып калыгыз!
Бүгенгедәй яшь булыгыз-
Иң-иң гүзәл чагыгыз.
 
* * *
 
 
Төшендердең фән серләрен,
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.
Син булдың минем сердәшем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым -
Әнием кебек якын!
Инде мәктәп бусагасын
Күптән чыксак та атлап,
син безнең бала чакларны
Яшисең кебек саклап.
И сөекле укытучым,
Син һәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә.
 
 
* * *
 
Өйрәттең син хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга,
Күзәттең син һаман гомерем юлын
Ялгышларым булса төзәттең,
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәттең.
Кыенлыклар килсә әле дә син,
Бирешмә! – дип гүя дәшәсең
Күңелемдә шулай гомерем буе,
Укытучым, син гел яшәрсең!
 
* * *
 
 
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син.
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International