Татарстанда Украина качакларының балалары мәктәпләрдә урын белән тәэмин ителәчәк, дип белдерде бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һм фән министры Энгель Фәттахов.
“Мәктәпләр буенча проблема юк, барысын да урнаштырабыз”,- диде ул һәм, соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанга Украинадан 500 чамасы бала килгән.
Министр сүзләренә караганда, әмма мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә урын белән тәэмин итү проблемасы бар. Качакларның балалары балалар бакчаларына татарстанлылар кебек электрон чиратка басачак. Чират буенча украиналылар өчен өстенлек юк.
Бу мәсьәләне хәл итүдә министрлык ТР Министрлар Кабинеты белән бергә шөгыльләнә.