Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил КАМАЕВ укытучыларны, тәрбиячеләрне, барлык мәгариф хезмәткәрләрен август конференциясе уңаеннан котлады

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре!


Хәзерге инновацион технологияләр заманында укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Шушы авыр хезмәтегездә сезгә түземлелек, үз эшегезне, балаларны чиксез яратуыгызны телим.

 

Мәктәпләребездә, ясле-бакчаларда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, технологик техникумда, кадет мәктәбендә яшь буынның киләчәген кайгыртырлык, заман таләпләренә җавап бирерлек эш оештырылыр, дип ышанабыз.

 

Август конференциясе уңаеннан барыгызны да котлыйм. Сезгә иң мөһиме – ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим.

 
 
Фаил КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International