2014 елның 21 августына республикада күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга 27 079 гариза кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 793, Чаллы шәһәрендә – 3 498 гариза кабул ителгән.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 914 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән: Казанда – 2 674, Яр Чаллыда – 2 327 җир кишәрлеге. Бүгенге көндә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә әле җир кишәрлекләре җитмәүчелек проблемасы бар. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан өстәмә җир кишәрлекләре табу буенча эш башкарыла.
Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 21 939 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 81,02 % тәшкил итә.