Якын киләчәктә Казанда җир өсте метросы барлыкка киләчәк

2014 елның 22 августы, җомга

Якын киләчәктә Казанда җир өсте метросы барлыкка киләчәк. Бу хакта sntat.ru порталы хәбәр итә.

 
 

Әлегә имеш-мимеш рәвешендә генә таралган хәбәрнең хаклыгын Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында дәлилләгәннәр. Дөрес, әлеге проектның кайчанга кадәр һәм ни рәвешле тормышка ашырылачагы турында төгәл генә мәгълүмат бирүче юк.

 
 

Шулай да социаль челтәрләрдә күзгә ташланган мәгълүматка ышансаң, яңа метроның озынлыгы җир астындагы “туганы”ныкы белән чагыштырганда өч тапкыр озынрак булып, 48 чакрымны тәшкил итәчәк. Җир өсте метросы “Тимер юл вокзалы”, “Лагерьная”, “Яңа Аракчино”, “Аккош күле”, “Казан-2”, “Компрессор”, “Новаторов”, “Әмәт” метро станциясе”, “Вахитов” һәм “Әбҗәлилов” станцияләре буйлап хәрәкәт итәчәк. Ун станцияне бер сәгать эчендә йөреп чыгу планлаштырыла. Иртәнге биштән кичке унга кадәр хәрәкәт итәчәк метро көненә 36 рейс ясар дип көтелә.

 
 
Билет бәясе исә, гадәтәгечә, 20 сумны тәшкил итәчәк.  
 
Чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?pn=1187
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International