Элек чүпне чиләккә җыеп ташлый идек. Хәзер исә көнкүреш калдыкларын пакетка салып түгәбез. Тик кайбер әйберләрне бөтенләй дә контейнерга ташларга ярамаганлыгын кайчакта уйлап та карамыйбыз. Мәсәлән, көндәлек тормышта кулланып, яраксызга чыккан энергияне саклый торган лампа һәм кечкенә батареяларның зыянлы булуын күпләр белми.
Кулланылган батарея һәм энергияне саклый торган лампалар зур зыян китерә. Әгәр аларны көнкүреш калдыклары белән бергә чүплеккә ташласаң, терекөмеш, кадмий, никель һәм башка төрле металлар бүленеп чыга. Алар хайван, үсемлек, туфрак, җир астыннан чыккан суларга, шулай ук һавага тискәре йогынты ясый. Чүп контейнерына ташланган яки анда “барып җитә алмаган” батарея 20 квадрат метр җирне агулый. Ә энергияне саклый торган лампа, янып чыкканнан соң, куркыныч тудыру җәһәтеннән беренче класска керә.
Һәр елны Россиядә 20 тонна терекөмеш чүпкә чыгарып ташлана. Ул сыеклык формасында да була, һавада да очып йөри... Энергияне саклый торган лампаны чүплеккә ыргытсаң, берни дә булмас шикелле тоела. Тик бер лампада уртача 0,1 мг терекөмеш бар. 1 грамм терекөмеш кешене үтерергә сәләтле. Чүплеккә ыргытылган лампа ватылса, төрекөмеш парлары бүленеп чыга. Бу доза үлемгә китерми. Әмма күпме кешенең чүплеккә лампа чыгарып атканын күз алдына китерсәк, моның ни дәрәҗәдә зыянлы икәнлеген яхшы аңлыйбыз.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына еш кына: “Без батареяларны тапшырырга телибез, аларны кая илтергә мөмкин икәнлеген әйтсәгез иде”, – дип шалтыраталар икән. Министрлык кулланылган батареяларны җыю буенча “Технология комфорта” оешмасы белән берлектә уртак сынау проекты башлап җибәрергә җыена.
- Бүген башкаланың берничә сәүдә үзәгендә, белем бирү учреждениесендә, шулай ук безнең министрлыкта батареяларны җыю буенча махсус контейнерлар урнаштырылган. Ел ахырына кадәр тагын берничәне сатып алырга җыенабыз. Алар, файдалану урынына карап, берничә төргә бүленә. Берсе сәүдә үзәкләре өчен булса, икенчесе – мәктәпләр өчен. Мәктәпләрдә куелган контейнерларда индикаторлар да урнаштырылачак, – ди Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик белем һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиуллин.
“Идел буе экологик компаниясе”ндә дә мондый эш белән шөгыльләнәләр. “Батарея һәм лампаларны җыеп, без сәнәгать өлкәсендә дә файда китерәбез, чөнки батареялар киләчәктә икенчел чимал буларак кулланыла”, дип хәбәр итте андагы белгечләр. Бүгенге көндә алар 400 килограмм батарея җыелган. Шулай ук бирегә электр кораллары һәм ноутбукларның батареяларын да алып киләләр. Утильгә тапшырылган батареялар тимер, графит, цинк алыр өчен кулланыла.
Махсус пунктларда батареяларны халыктан бушлай кабул итәләр. Ә энергияне саклый торган лампаны тапшырыр өчен акча түләргә кирәк.
- Физик затлардан без әлеге лампаларны бушлай кабул итәргә телибез. Ләкин аларны утильләштерү түләүле булу сәбәпле, бер лампа өчен кешеләр безгә 18 сум түләргә мәҗбүр, чөнки дәүләт тарафыннан әлегә кадәр утильләштерү җыемы кабул ителмәгән. Әлеге лампаларны эшкәртү өчен куәтле җиһазлар, зур күләмдә электр энергиясе таләп ителә, - ди “Технология комфорта” оешмасы җитәкчесе Сергей Андреев.
1 тонна батареяны эшкәртү 70 мең сум тора. Безнең илдә батареяларны – бары тик Чиләбедә генә, ә лампаларны Ульян, Чабаксарда кабаттан эшкәртәләр. Әлеге процесс түбәндәгечә бара: махсус барабанга лампаларны ташлыйлар, махсус җиһаз терекөмешне суырып ала, лампадагы металлны магнит үзенә тарта. Терекөмешне икенчел куллану файдалы, чөнки ул арзангарак төшә.
- Казанда мондый төр калдыкларны эшкәртү заводы табыш китерә алмаячак. Әгәр бөтен кеше аларны берьюлы тапшырса, батарея, лампаларны эшкәртә торган станок 10 ел буе бертуктаусыз эшләп торачак, – ди Сергей Андреев.
Әлеге оешма физик затлардан аена уртача 50 лампа кабул итә. Җәй көне лампаларны азрак кулланалар. Гыйнвар-февраль, октябрь-декабрь айларында ут күп таләп ителә. Шул сәбәпле, ул вакытта лампа тапшыручылар да арта.
Кабул итү пунктларында, гадәттә, медицина термометрларына да урын табыла. Аның берсен тапшырган өчен якынча 25 сум түләргә кирәк.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан махсус контейнерлар урнаштыру белән беррәттән, балаларны әлеге чарага җәлеп итәр өчен, мәктәпләрдә махсус конкурслар узачак. Призлар да каралган. “Без мәктәп балаларының да бу эш белән шөгыльләнүен телибез. Моңа аларның энергиясе җитәрлек”, – дип белдерде Дамир Вәлиуллин.
“Идел буе экологик компаниясе” үткәрә торган лампа һәм батареялар җыю акциясе “Яшел түгәрәк” дип атала. Киләчәктә аны уздыра торган мәктәпләр санын арттырырга җыеналар. Моннан тыш, алар: “Ни өчен батарея, терекөмешле лампа һәм градусникларны чүплеккә ташларга ярамый?” дигән сорауга җавап рәвешендә махсус газета чыгарып таратачак. Анда бу төр көнкүреш калдыкларын ничек дөрес итеп утильләштерү турында мәгълүмат та урын алачак.
“Технология комфорта” оешмасы мәктәпләрдә экология сәгатьләрендә катнаша, батарея, лампа белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлата. “Олыларны күндерүе кыен, әлеге вәзгыятьне аңлый торган яңа буын үстерергә телибез”, – ди аның белгечләре.
- Кешеләрнең батареяларны махсус урыннарга тапшырырга ашыкмавы, мөгаен, ике сәбәпкә бәйледер: җаваплы органнар тарафыннан – махсус булдырылган система, ә халык тарафыннан җаваплылык, культура юк, – ди Дамир Вәлиуллин.
“Технология комфорта” оешмасына, батарея, лампаларны тапшыру мәсьәләсе белән кызыксынып, көненә уртача өч кеше шалтырата икән. Тик бу хезмәтнең түләүле икәнлеген белгәч, алар ни өчен шулай соң ул дип сораулар яудыра башлый. Атнасына уртача өч кеше лампа тапшырырга әзер.
Хәзерге вакытта оешма, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә, әлеге контейнерларны Торак милекчеләре ширкәтендә урнаштыру юнәлешендә эш алып бара. Әгәр бу тормышка ашса, кешеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләргә килгәндә, бер очтан кулланылган лампаларны да шунда тапшыра алачак.
Кызганыч ки, безнең халык кулланылган батарея һәм энергияне саклый торган лампаларны махсус урыннарга тапшырырга атлыгып тормый. Аларны җыеп баручылар сирәк. Бер лампа тапшырыр өчен үз кесәңне юкартырга кирәк булуы да кешене тыеп кала. “Мин бит аны сатып алдым, хәзер утильләштерү өчен дә акча чыгарып салыйммы?” – дип борчыла халык. Батарея, лампаларны көнкүреш калдыклары белән бергә чүплеккә чыгарып ташлыйк та, “рәхәтләнеп” шул агулы һаваны сулыйк, агулы суны эчикмени?! Болар барысы да үз “җимеш”ләрен бирә башлагач, аларны махсус урыннарга тапшырып була иде бит, дип уйлаячакбыз. Тик ул вакытта инде соң булачак.