Сөн буенда кичке уен.

2014 елның 22 августы, җомга
17 августта Кәзкәй авылында яшьләр белән Сөн буенда кичке уеннар оештырылды. Тыңламас, Кәзкәй авылы яшьләре узара ике командага бүленеп төрле кызыклы ярышларда: көтүче уены, капчык сугышы, парлы йөгереш, аркан тарту, туплы уен, капчык киеп йөгерүдә көчләрен сынаштылар. Соңыннан учак янында төрле бию көйләренә бию кокурсы дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре оештырган әлеге чара яшьләрнең ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүне максат итеп куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International