Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив күрсәткечләреннән мәгълүм булганча, районда 24,6 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу фараз күрсәткечләренең 53 %ын тәшкил итә.
Актаныш игенчеләре тарафыннан 72,2 мең т ашлык җыелган. Уртача уңыш 29,3 ц/га тәшкил итә.
Көзге чәчү 2,9 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 15 % тәшкил итә.