Горур җилфердәсен!

2014 елның 22 августы, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар! 22 августта илебезнең күпмилләтле халкы Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.

Флаг, Герб һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, алар рухи һәм әхлакый кыйм­мәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлегенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән һәркай­сыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша башлый, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә.

Аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг­ның, тарихи чорларны үтеп, яңа­дан Россиянең дәүләт символы ста­тусын алуына да 20 елдан артык вакыт узды. Хәзер безнең дәүләт флагын Җир шарының бар­лык поч­макларында да белә­ләр. Андагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм бәйсез­лекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне чагылдыра. Безне – татарстанлыларны, бер­дәм Россия дәүләте гражданнарын – рухи уртаклык һәм Ватанга тугрылык хисләре берләш­терә. Без чорлар­ның табигый бәйлә­не­шен һәм буыннар алмашын хөр­мәт итәбез, күп­милләтле Россия халкының мәдәни тради­цияләрен саклыйбыз. Илебез хакына фида­карь­­ләрчә батырлык кылган һәр­кем алдында баш иябез. Уртак йортыбызда тынычлыкны, конфессияара татулыкны саклау һәм ныгыту өчен күп эшлибез.

 
 

Кадерле ватандашлар!   Әлеге күркәм бәйрәм белән сезне чын күңелдән котлыйм.   Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшик! Россия Федерациясе Дәүләт флагы ирекле һәм куәтле илебез күгендә   горур җилфердәсен! Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, тынычлык һәм бәхет телим!

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 122, 22.08.2014/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International