Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләү өчен ресурс үзәге ачылачак – ТР мәгариф һәм фән министры

2014 елның 22 августы, җомга

2 нче сентябрьдә Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләү өчен беренче ресурс үзәге ачылачак. Бу хакта бүген “Казан мәгарифе-2014: яңа фикер – яңа чыганаклар – яңа казанышлар” темасына мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

 

Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узган конференциядә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм башкалар катнашты. Киңәшмәне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.

 

Министр әйтүенчә, мөгаллимнәр әзерләү өчен ресурс үзәгенең Минзәләдә дә ачылуы ниятләнә. Узган елда ул Арчада ачылган. Казаннан соң, планда Яр Чаллы һәм Түбән Кама педагогика көллиятләре бар. “Яр Чаллы педагогика институты һәм КФУның Алабугадагы филиалы белән берлектә, без гомуми белем бирү челтәре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә ниятлибез”, - дип белдерде ул. Энгель Фәттахов ассызыклаганча, кадрлар әзерләү дәрәҗәсен яхшырту, тәрбиячеләрнең квалификациясен арттыруга игътибарны көчәйтү зарурияте туды. Аның фикеренчә, мондый үзәк ачылышы педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күпкә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Башкалада үзәк эшчәнлегенә Казан педагогика көллияте базасында нигез салына.

 

“Казан, дөрестән дә, республиканың мәгариф системасында аерым урынны биләп тора. Башкала мәгарифе хәрәкәтчән төстә, нык үсеш ала”, - дип белдерде Энгель Фәттахов. Ул мәгариф өлкәсе үсешенә йөз тоткан проектлар өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

 
(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина).
 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International