Хәзерге вакытта эш бирүче хезмәт кнәгәсен хезмәткәргә эштән киткән көнне генә бирергә бурычлы. Калган очракларда хезмәткәрнең гаризасы нигезендә аңа хезмәт кнәгәсенең күчермәсе яисә хезмәт кнәгәсеннән расланган чыгармасы бирелә.
Ә 2015 елның 1 нче гыйнварыннан хезмәткәргә хезмәт кнәгәсен мәҗбүри социаль иминиятләү (тәэмин итү) максаты өчен кирәк булган очракта да бирелергә тиешле. (Мәсьәлән иминият пенсия билгеләү яисә иминият пенсиясен кабат санау өчен). Бу очракта эш бирүче хезмәт кнәгәсен хезмәткәргә гариза язылганнан соң өч эш көне эчендә бирергә бурычлы. Хезмәткәр, хезмәт кнәгәсен мәҗбүри социаль иминиятләү (тәэмин итү) оешмасыннан кире алганнан соң өч эш көне эчендә эш бирүчегә кире кайтарып бирергә бурычлы.