Татарстан ҮСК участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укытуның өченче этабын башлады

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссиясе әгъзаларын һәм резервлар составын укытуның өченче этабын башлады, дип хәбәр ителә комиссия сайтында.

 

Укулар күчмә семинар-киңәшмәләр формасында 2 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республиканың 2814 участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәм резервлар составы укытыла. Семинар-киңәшмәләрне ТР ҮСК җитәкчеләре һәм комиссия аппарты хезмәткәрләре үткәрә.

 
 
 «Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International