ТР Президенты “ТР ның коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендәге эшчәнлекне камилләштерү чаралары турында”гы Указны имзалады
ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте департаментының күпчелек функцияләре ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенә тапшырыла.
ТР Президенты “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендәге эшчәнлекне камилләштерү чаралары турында”гы Указны имзалады.
Указга нигезләнеп, хәзер ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе дәүләт хезмәтләрен үтәргә дәгъва итүче гражданнарның керемнәре һәм милекләре турындагы мәгълүматларының дөреслелеген һәм тулы булуын тикшерәчәк һәм кабул итәчәк.
Идарәгә шулай ук дәүләт вазыйфаларын үтәүче затларның чыгымнарын контрольда тоту, дәүләт хезмәткәрләре тәкъдим иткән керемнәр, чыгымнар, милек турындагы мәгълүматларны интернетта һәм ММЧ да урнаштыруны тәэмин итү һ.б. функцияләр йөкләнгән.
Указ буенча, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты йөкләнгән функцияләрне үтәү өчен бер ай эчендә документларны һәм материалларны тапшырырга тиеш.