ЮНЕСКО генераль директоры борынгы Болгар шәһәренең тарихи һәйкәлләрен карады

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Болгар тарихи-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында, Болгарда булды.

 

Ирина Бокова ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатуында борынгы шәһәрнең тарихи һәйкәлләрен күздән кичерде. Кече манара янында кунаклар Буадан килгән туристлар белән аралашты. “Татарстан Болгар комплексының ЮНЕСКО исемлегенә керүе белән горурлана ала”, - диде Ирина Бокова.

 

Аннары кунаклар Елга вокзалына юнәлде, анда ЮНЕСКО билгесе куелган инде. Елга вокзалына керү урынында Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакка элмә такталарны һәм ЮНЕСКО билгеләрен күрсәтте. Ирина Бокова күргәннәреннән канәгать калды һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә ЮНЕСКО билгесе фонында истәлеккә фотога төшәргә тәкъдим итте.

 

Билгеләп узабыз, Болгарда ЮНЕСКОның 4 билгесе куелган: Елга вокзалы белән Болгар цивилизациясе музее фасадында, шулай ук Көнья һәм Көнбатыш капкаларда.

 

Аннары кунаклар Елга вокзалында урнашкан Болгар цивилизациясе музее эше белән танышты. Истәлекле билге бинасында делегациягә дөньяда иң зур басма Коръән китабы һәм күргәзмә тәкъдим ителде.

 

Ирина Бокова белдерүенчә, Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен зур кызыксыну белән күзәткән. “Мин шул хәлдән соң ук, Болгарга барам, дип вәгъдә иттем. Минем өчен Болгар комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турындагы сертификатны тапшыру - зур горурлык. Бу - тарихи вакыйга. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге, экспертлар аның өстендә 10 ел эшләвен беләм”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, Казан мәдәни төрлелек белән генә аерылып тора, биредә толерантлык, үз мәдәниятеңне һәм тарихыңны хөрмәт итүнең ни икәнен яхшы беләләр.

 

“Мин үзем - Болгариядән, әмма безнең тарихи тамырлар охшаш. Күргәннәрдән алган хис-кичерешләремне аңлатып бетерерлек түгел. Зур эш башкарылган. Бирегә килүчеләрнең күп булуы куандыра, үз тарихынны хөрмәт итү һәм белү мөһим, ә иң мөһиме – аны саклау”, - диде Ирина Бокова.

 
 

 (Болгар, 20 август, »Татар-информ», Люция Камалова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International