Иртәгә Татарстан буенча көчле яңгыр явып узачак, урыны белән боз явуы һәм көчле җил көтелә.
Төнлә һәм иртән республикада урыны белән көчле яңгыр явачак, яшен вакытында 18-23 м/с тизлектә җил булуы көтелә, аерым районнарда боз явуы ихтимал.
Төнлә һәм Көндез Казанда яшен булуы һәм 15-20 м/с тизлектә җил булуы көтелә. Төнлә 16-18 градус җылы, көндез – 24-26.
Төнлә Татарстан буенча уртача температура 14-19 градус җылы тәшкил итә, көндез 24-29 градус, көньяк-көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән 32 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.