Күзәтчелек бүлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм саклау белән мәшгуль 22 объект исәптә тора.
Әлеге объектларда даими төстә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү, контроль чаралары уздырыла. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урып-җыю техникасының янгын сүндерү чаралары белән комплектлануын, очкын сүндерү җайланмаларының төзеклеген тикшереп торалар. Шулай ук урак эшләре вакытында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелә.
Әлеге объектларда ут чыгуга юл куелганы юк, ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Линар Хабибуллин.