2015 елның 1 январеннан “Иминият пенсияләре турында“гы закон гамәлгә керә. Әлеге законны гамәлгә ашыруга әзерлек кысаларында Пенсия фонды органнары гражданнарның пенсия хокукларын исәпкә алу буенча төрле чаралар уздыралар.
Бу чаралар 2002 елның 1 январена кадәр хезмәт стажы булганнарга кагыла. Һәм ул пенсиягә чыкканда хезмәт эшчәнлеге турында күпсанлы документлар тапшырып тормас өчен кирәк. Нәтиҗәдә гражданнарның шәхси счетына 2002 елның 1 январена кадәр булган хезмәт эшчәнлеге турында белешмә кертеләчәк. Моның өчен Пенсия фонды идарәсе сезгә чакыру җибәрәчәк.
Әлеге чакыруны алгач, бу чорга кадәр булган түбәндәге документларны алып килергә кирәк: хезмәт кенәгәсе, белем турында диплом, хәрби билет, баланың туу турындагы таныклыгы, эшсезлек буенча пособие алу турында белешмә. Бу документларны Пенсия фонды идарәсенә тапшырырга яки аларның барлыгы турында телефоннан хәбәр итәргә мөмкин. Үзегез белән паспорт һәм мәҗбүри пенсия иминияте белешмәсен алырга онытмагыз
Пенсия фондыннан чакыруга битарафлык күрсәтмәгез, кирәкле документларны алып вакытында килергә тырышыгыз, хөрмәтле райондашлар.
Дилшат Әмирҗанов,
пенсия фонды идарәсе начальнигы.