Уразай юллары такыр

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

Районда халык җыеннарында бирелгән сорауларга игътибар арта бара.


Әйтик, Уразай авыл җирлеге иң зурлардан санала, ул үзе 5 авылны берләштерә.Шуңа күрә авыл арасындагы юлларның сыйфатына карата җирлектә яшәүчеләрдән еш кына тәнкыйть фикерләре әйтелде. Ниһаять, аларның теләкләре шушы көннәрдә тормышка аша башлады, Уразай һәм Илчебай арасындагы юл төзекләндерелде. Төзүчеләр бу көннәрдә Шәрип һәм Мерәс авыллары арасындагы юлны ремонтлау белән мәшгуль.


Бу колачлы эш Уразай авыл җирлегенең “Бердәм Россия” партиясе оештырган программа буенча 1 миллион сумлык грантны отуы аркасында мөмкин булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International