Фаил Камаев Бөгелмәдә зона киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

Бөгелмәдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кечкенә формаларын үстерүгә багышланган зона киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов катнашты.

 

Безнең районнан Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация катнашты.

 

        Киңәшмәдә катнашучылар Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать предприятиеләренең техникалары күргәзмәсе белән таныштылар.

 

       Киңәшмәне ачып, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов чыгыш ясадылар, барлык катнашучыларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Аннары “2013–2014 елларда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү өстендә алып барылган эш йомгаклары һәм алга таба аларга булышлык итү чаралары турында” доклад белән министр Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Шушы ук киҗәшмәдә бәйгеләрдә җиңеп чыккан иң яхшы авыл җирлекләренә, шәхси хуҗалыкларга, гаилә фермаларына, кооперативларга бүләкләр тапшырдылар.

 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International