Р. Миңнеханов коррупция буенча социологик сораштыру нәтиҗәләренә игътибар юнәлтеп, алар буенча җитди нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, дип саный

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы узды. Көн кадагына “Көнкүреш өлкәләрендә коррупцияне киметү өчен Татарстан Республикасында кабул ителә торган чаралар турындагы” сорау чыгарылган иде. Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, коррупциягә каршы тору буенча муниципаль комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, дин әһелләре, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, галимнәр катнашты.

 

Иң элек, утырышта катнашучылар игътибарына коррупция күренешләренә мисаллар китерелгән фильм күрсәтелде. Аның барышында хәбәр ителгәнчә, соңгы 2,5 елда, хокук саклау органнарының актив эшчәнлеге ярдәмендә, көнкүреш өлкәсендә 200 дән артык ришвәтчелек факты фаш ителгән. Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Азнакай, Әлмәт, Чүпрәле, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чирмешән районнары мәгариф учреждениеләренең 24 җитәкчесе һәм хезмәткәре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 7 вәкиле җәзага тартылган.

 

Фильмда БДИ чорында закон бозуларга, ана капиталы дәүләт программасы буенча сертификатны законсыз төстә акчага әйләндерү белән шөгыльләнгән төркем эшчәнлегенә чик куелу кебек мисаллар китерелде.

 

Рөстәм Миңнеханов утырыш башындагы кереш сүзендә ассызыклаганча, кызганычка каршы, ришвәт бирү һәм алу вәсвәсәсе белән тормышта һәркайсыбызның диярлек очрашуы ихтимал. Бу, кайчак, вазифаи затларның акча таләп итүе, кайчак, гражданнарның үз инициативасы белән бәйле. “Коррупцияне профилактикалауның иң яхшы ысулы – хәбәрдарлык. Журналистлар үткәргән тикшеренүләр еш кына җитди тикшерүләр үткәрү өчен җирлек тудыра, моның өчен рәхмәт”, - дип белдерде Президент. Республика башлыгы коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелек белән уртак эшкә зур өметләр багланганын да әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә законсыз акча җыюлар, сыйфатсыз медицина ярдәменә зарланулар әле бихисап. Социологик тикшеренүләр дә шуны дәлилли.

 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның беренче кварталында, РФ Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча “Общественное мнение” гомумроссия иҗтимагый фонды тарафыннан уздырылган социологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, Россия көнкүреш коррупциясе базарының еллык күләме 227 млрд сум күләмендә исәпләнгән. Татарстанда исә, ТРның социаль-икътисади мониторингы буенча комитеты тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, коррупция базары күләме ел саен 10 млрд сумнан артып китә.

 

ТРның социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова республикада коррупция күренеше буенча халык фикерен өйрәнү максатын куйган сораштырулар турында бәян итте. Аларда 4150 респондент катнашкан. Быел үткәрелгән социологик сораштыру мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең 40 проценттан артыгы көнкүреш коррупциясе дәрәҗәсе үзгәрмәде, һәм ул элекке дәрәҗәсендә кала бирә, дип саный.

 

Соңгы өч елда Татарстанда сораштырылган затлар арасында коррупция күпкә кимеде дип санаучы гражданнар өлеше 1,5 мәртәбә арткан. Халыкның 80 процентка якын өлеше коррупция, аеруча, илнең икътисад тормышына һәм сәяси системага зур йогынты ясый, дигән фикердә. “Сораштырылганнарның яртысы диярлек үз тормышында коррупция күренешләрен тоя”, - дип белдерде ул.

 

Ольга Семенова әйтүенчә, 2009-2014 елларда объектив сәбәпләр, ягъни, проблеманы хәл итү өчен вакыт яки мөмкинлекләр булмау аркасында, коррупцион килешүләр төзүчеләр саны кими бара. Бу электрон технологияләр кертелү, шулай ук җинаять җәзасыннан курку белән дә бәйле. Шул ук вакытта субъектив сәбәпләр аркасында, ягъни, хезмәт күрсәтелгәндә югарырак сыйфатка өметләнеп, яки “бар кеше дә ришвәт бирә, шулай тиеш” дип уйлап ришвәт бирүчеләр өлеше арта.

 

Халык фикеренчә, 2005-2014 еллар эчендә медицина хезмәткәрләре арасында коррупция берникадәр кими бара. Югары уку йортлары мөгаллимнәренең коррупциягә хирыслыгын сораштырылганнарның 70 проценттан артыгы билгеләп үткән. Күпләр шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә коррупция белән бәйле төшенчә астында эшләвен дәвам иттерүен билгеләп узган. “Көнкүреш коррупциясе дәрәҗәсе әле, тулаем Россия буенча, аерым алганда, Татарстанда да шактый югары булып кала бирә: сизелерлек яхшыру турында сөйләргә әле иртәрәк. Шулай да бүген Татарстанда, мәгълүмати технологияләр кертелгән өлкәләрдә, Татарстанда уңай якка үзгәреш күзәтелә, халык белән кире элемтә тудырылган”, - дип тәмамлады Ольга Семенова докладын.

 

Рөстәм Миңнеханов социологик сораштыру нәтиҗәләренә игътибар юнәлтеп, алар буенча нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, дип боерды. Ул шулай ук дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат булмаска тиешлеген, нәтиҗәләрне һаман саен яңартып тору зарурлыгын билгеләп үтте. “Бик кызыклы тикшеренү. Безнең өчен бу мәгълүматны халыкка җиткереп бару, нинди динамика күзәтелүен, нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген белү мөһим. Дәүләт органнары һәм муниципалитетлар җитди нәтиҗәләр ясарга тиеш”, - дип күрсәтмә бирде Президент.

 

Утырышта ассызыклап үтелгәнчә, көнкүреш коррупциясен киметүгә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын булдыру җитди йогынты ясаган. Кешеләр күпләп яшәгән урыннарда электрон хезмәтләр алу терминаллары – махсус инфоматлар урнаштырылган. “Бер тәрәзә” принцибы буенча эшли торган күпфнукцияле үзәкләрне булдыру, коррупцион рискларны киметүгә нык тәэсир иткән.

 

Утырышта докладлар белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар чыгыш ясады.

 
 
(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина).
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International