2020 нче елга кадәр Россиядә мәдәният һәм туризм үсешенә 8,5 трлн сумга якын акча сарыф итү планлаштырыла. Бу хакта РФ Хөкүмәте карарында әйтелә.
“Мәдәният һәм туризм үсеше” дәүләт программасы “Мирас”, “Сәнгать”, “Туризм”, “Дәүләт программасын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү” ярдәмчел программаларын, шулай ук “Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)” һәм “Россия Федерациясендә эчке һәм керү туризмы үсеше (2011-2018 еллар)” федераль максатчан программаларын үз эченә ала.
Дәүләт программасын төп өч этапта уздыру планлаштырылган: беренче этап – 2013-2014 еллар, икенче этап – 2015-2018 еллар, өченче этап – 2019-2020 еллар.
Федераль бюджеттан дәүләт программасын финанслар белән тәэмин итүнең гомуми күләме 8,5 трлн сумга якын, шул исәптән 2014 нче елда – 1 трлн сумнан артык.