Янә килеп “казахстан”

2014 елның 16 августы, шимбә

Август аеның беренче ике атнасында Лениногорск, Бөгелмә, Баулы районнарында полиция хезмәткәрләре Госалкогольинспекциянең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Казахстаннан тиешле акциз маркалары куелмаган алкоголь продукциясе алып кайтучы 6 кешене тоткарладылар. Барлыгы 987 литр законсыз эчемлек алынды.

 

Исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнеше белән шөгыльләнүчеләр арасында Татарстан кешеләре дә бар (Түбән Камадан Г.М.Ризванов машинасында 360 шешә Казахстан алкоголе табылды, Лениногорскидан Л.Ф.Саримов 360 шешә, Әлмәттән Р.Р.Галиев 348 шешә төягән булганнар). Бу кешеләр эчемлекне юбилей яки туй үткәрү өчен дип ышандырырга теләсәләр дә, аларга алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше өчен закон каршында җавап тотарга туры киләчәк.

 

Казахстаннан законсыз кайтарыла торган аракының да, коньякның да ГОСТ таләпләренә җавап бирмәвен, буяу матдәләре һәм ароматизаторлар кушылган су-спирт катнашмасы гына икәнен гражданнарның тагын бер кат исләренә төшерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International