Россиянең Финанслар министрлыгы ана капиталын үзгәртеп корырга уйлый

2014 елның 15 августы, җомга

Россиянең Финанслар министрлыгы ана капиталын үзгәртеп корырга уйлый. Баштарак аны бөтенләй бетерергә булдылар, тик бу карар каршылыклар тудырды. Хәзер Финанслар министрлыгы яңа тәкъдим ясады: ана капиталын аз керемле гаиләләргә генә бирергә, чөнки алар аннан башка балаларын тәрбияли алмыйлар.

 

Тик бу тәкъдим шулай ук катгый каршы алынды. Ана капиталының асылы – мохтаҗларга түгел, аналарга ярдәм итү.

 

2014 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 5 процентка артты һәм 429 мең сум тәшкил итә. Ана капиталын бизнес ачуга тоту варианты да карала.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International