ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы башланды

2014 елның 15 августы, җомга

Саба муниципаль районы Мәдәният йортында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы ачылды. Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына багышланган киңәшмә эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

 

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып җибәреп, республикада гамәлгә ашырыла торган нновацион проектларга кыскача тукталып үтте. “Бүгенге киңәшмәне үткәрү өчен, Саба районы очраклы гына сайланмаган: биредә инновацион программалар актив тормышка ашырыла, нәтиҗәле технологияләр кулланыла. Уку йортларында матди-техник база сизелерлек яхшырды”, - дип билгеләп узды Президент. Ул бүгенге киңәшмәнең җитди фикер алышулар мәйданы булачагына ышанычын җиткерде.

 

Уутырышта төп доклад белән ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хисап тота.

 

Август киңәшмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнаша.

 

Безнең районнан Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация катнаша.

 
"Татар-информ" МА материаллары буенча
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International