Мөселман яшьләре берлеге Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән Мөселман онлайн-фестивале уздырды. Дөньяда беренче мәртәбә оештырылучы бу дини проект иртәгә, 15 августта үз эшен төгәлли.
Үзенчәлекле форматта, тулаем интернетта узган фестиваль башкаларыннан нык аерылып торды. Дөньякүләм чараны өйдәге компьютер алдына утырып күзәтергә һәм катнашырга мөмкин иде. Мөселман фестивале барышында төрле илләрдән 30 лап спикер чыгыш ясарга өлгерде. Ә җәмгысе мөселман фестивалендә 25 меңннән артык кеше катнашты.
Проект авторларының берсе, Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель хәзрәт Сабиров белдергәнчә, катнашучыларның 99 проценты узып баручы проекттан канәгать. «Ислам дине турында өйдән чыкмыйча гына шулкадәр күп мәгълүмат алдым. Кызыклы шәхесләр белән очраштырганыгыз өчен рәхмәт», – дигән җылы фикерләр оештыручылар адресына килә дә башлаган инде. Чыннан да дөньякүләм танылган мәшһүр дин галимнәре чыгышлары яшьләрнең генә түгел, өлкән буын вәкилләрен дә битараф калдырмады.
«Иншалла шушы көннәрдә үзебез дә шатланып, рухланып куйдык. Кирәкле, мәгънәле гамәл башкарыбызга чиксез сөенәбез. Аллаһы боерса, мондый фестивальне оештыруны традициягә дә кертербез», – дип хәбәр итте Марсель Сабиров.
Беларусь, Австралия, Төньяк Осетия, Африка, Сүрия дәүләтләрендә гомер итүче дин әһелләре дә ислам дине хакындагы фикерләрен җиткерделәр. Унбиш көн дәвамында биш теманы колачлаган блок эшләде. Ислам кануннары, икътисад, дингә игътибарны арттыру, үз-үзеңне тәрбияләү, камилләшү, ислам динедә спорт һ.б. темалар хакында төрле илләрнең дин әһелләре, галимнәр, эшмәкәрләр, иҗат кешеләре һәм спортчылар да үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Фестивальнең төп максаты - Россия яшьләренең ислам диненә игътибарын арттыру һәм мөселманнарга дөньяви белем бирү иде.Чыгыш ясаучы спикерларның чыгышлары яздырып барылды, соңрак алар тәрҗемә ителеп, online-islam.ru порталына куелачак, дип белдерә проект авторлары. Теләгән һәр кеше ул әңгәмәләр һәм лекцияләр белән таныша ала.