Бурсык авылы үзешчәннәре Такталачык тамашачысында кунакта

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Бурсык авылы үзешчәннәре Такталачык тамашачысында кунакта булдылар. Бурсык, Мәсәде авылы үзешчәннәре Такталачык авылы тамашачысына “Туган як моңнары” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте .

Бу чара "2014 -Мәдәният елы" уңаеннан авыл үзешчәннәренең җәйге чорда " Авылымның җәйге кичләре” дип исемләнгән эстафета-концерт кысасында оештырылды. Концерт барышында ялгыз җыр , бию, нәфис сүз, авылга багышлап язылган риваять укылды .80 яшьлек сәхнә ветераны Нуриахметова Фәнисә апа Такталачык тамашачысына үзе иҗат иткән шигырен һәм җыр бүләк итте. Мәсәде авыл җирлеге үзешчәннәре эстафетаны Такталачык авылы үзешчәннәренә тапшырдылар.

 Бурсык авыл китапханәчесе Нуриәхмәтова Рәйсә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International