Велосипедны карактан ничек сакларга – Эчке эшләр министрлыгы киңәшләре

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә велосипедны ничек урлатмау турында сөйләделәр. Шулай итеп, ведомство велосипедларны йорт подъездларында, урамда караучысыз калдырмаска киңәш итә.

 

 Төнлә яки озак вакытка калдырырга туры килгәндә, транспорт чарасын фатирда яки ышанычлы урында калдыру зарур. Бу һәм башка чаралар турында бүген Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы полиция подполковнигы Михаил Чекмарев, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре Руслан Ганиев һәм спорт кибете хезмәткәре Владислав Лысенков белдерде.

 

 Ведомство велосипедларны видеокамералар булган урында калдырырга, ышанычлы саклау чарасы сатып алырга, велосипедны эләктереп кую җайламасын сатып алганда, аның ышанычлы һәм нык булуын тикшерергә киңәш итә. Моннан тыш, велосипедның серия номерын белү зарур, әгәр ул булмаса, велосипед рамасына махсус тамга салырга кирәк. Шул очракта аны танырга җиңел булачак. Велосипедта велокомпьютер, яктырту җайланмасы, насос яки фляга кебек әйберләрне калдырмаска кирәк.

 

Спорт кибете хезмәткәре Владислав Лысенков сөйләвенчә, велосипедлар өчен ике төрле йозак бар, берсе кыска тукталышлар өчен булса, икенчесе – озак вакытка калдыру өчен. Беренчесе җиңел һәм тиз куела торган тростан гыйбарәт, әмма караклар аны бик җиңел салдыра.

 

 Әгәр велосипедны озак вакытка калдырырга уйлыйсыз икән, U үрнәкле йозак яки чылбыр куллану зарур. Аның сүзләренә караганда, велосипедны гади аркан белән беркетеп озак вакытка калдыру - иң киң таралган хата.

 

 Искәртеп узабыз, агымдагы елның 7 аенда 300 гә якын велосипед урланган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2 тапкырдан да артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International