Татарстанда складларында 500 млн сумлык чамасы терлекчелек продукциясе бар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
 

Татарстанда складларында 500 млн сумлык чамасы терлекчелек продукциясе җыелган. Анда 652 тонна сыер маеннан тыш, коры сөт, эремчек һ.б. продукция дә бар.

Бигрәк тә Яшел Үзән, Арча һәм республиканың башка районнары складларында терлекчелек продукциясе күп җыелган. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА ның “Пятница, с 13-го” программасы кунагы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бу гадәти хәл, җәй сөт күп булган чорда кышка запас әзерләнә.

Гомумән, Н.Титов республикада терлекчелек тармагы уңышлы үсеш алуын ассызыклау өчен сатылмаган продукция турында сүз кузгатты, вакыты белән хәтта “склад” өчен дә эшләргә туры килүен белдерде.

 
(Казан, 12 август, «Татар-информ»).
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International