Иске Богады авыл җирлегендә халык җыены.

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
10 август көнне Иске Богады авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Шарипов Алмаз Хантимер улы сайлаучылар белән очрашты. Очрашуда кандидатның ышанычлы йөзе Айрат Кәрамов чыгыш ясап, Алмаз Шариповның сайлау алды программасы һәм кыскача тормыш юлы белән таныштырды. Алмаз Шарипов халыктан кергән сорауларга җаваплар бирде. Күп авыллардагы кебек Иске Богады җирлегендә дә очрашуда юлсызлык, су мәсьәләләрен күтәреп чыктылар.

  Җыелышта муниципаль район  башлыгы Фаил Камаев һәм матбугат вәкилләре катнашты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International