“Россиягә каршы кабул ителә торган чаралар безне ныгытачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолет заводы» ААҖ (КВЗ) хезмәткәрләренең активы белән очрашуда хәбәр итте.
Завод хезмәткәрләре республика башлыгына чит илләр тарафыннан Россиягә карата кабул ителгән санкцияләр, шулай ук Россиянең читтән туклану продуктлары кертүенә чик куюы уңаеннан сораулар бирделәр.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «бүген хәл ителмәслек мәсьәләләр юк, һәм без бу вәзгыятьне хәл итә алабыз». Аның сүзләренчә, бүген Россия икътисадына каршы күрелә торган чаралар, үз чиратында, чит ил партнерларыбызның да табышларын киметүгә китерергә мөмкин. Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте алдына кайбер товарлар бәяләрен мониторинглау турындагы мәсьәләне куйган. "Бүген безнең өчен иң мөһиме – бәяләрне арттырмау һәм кибетләрдән товарлар юкка чыгуга юл куймау", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге вәзгыятьне сәүдә челтәрләре табыш алу өчен файдаланырга мөмкин, шуңа күрә дә бәяләргә мониторинг уздырылырга тиеш.
"Бүген Татарстан, Россия төбәкләренең берсе буларак, ит, яшелчә, сөт белән үзен үзе тәэмин итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Авыл хуҗалыгының киләчәк үсешенә килгәндә исә, республика шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, гаилә фермаларын булдыруга йөз тота. Бу, беренче чиратта, халыкны эш белән тәэмин итәчәк, авыл кешеләренә акча эшләп алырга, авылны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шартлар тудырырга тиеш, бу, шул исәптән бизнес үсеше өчен кредитлар белән тәэмин итү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сату мөмкинлеге дә. Нәкъ менә шуның өчен Агросәнәгать паркы төзелде, анда үз җитештерүчеләребез үз продуктларын сата ала.
“Бүген Россия – үз-үзен тәэмин итәрлек, үз статусын якларлык көчле ил, һәм без бүгенге вәзгыятьтә ил җитәкчелеген хупларга тиеш”, - диде ТР Президенты.