29 июльдән районда «Комбайн» операциясе бара. Аның барышында техник күзәтчелек инспекторлары, басуларда булып, комбайннарның техник торышларын, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, комбайнчыларның документларының тәртиптә булу-булмавын тикшерәчәкләр.
Операция 16 августка кадәр дәвам итәчәк.