8 август көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең “Профессионализм, инновация, иҗат, уңыш – федераль дәүләт мәгариф стандартларын сыйфатлы рәвештә гамәлгә ашыру нигезе” дигән темага 2 секция утырышы узды. Белгечләр, мәгариф идарәсе муниципаль органнар методистлары, педагогик көллият укытучылары һәм балалар бакчалары мөдирләре Сабаның 1нче “Шатлык”, 4 нче “Кыңгырау”, 5 нче “Бәләкәч”, Тимершык һәм Шәмәрдәннең 3 нче номерлы балалар бакчаларында булды, тәрбиячеләренең мәктәпкәчә белем бирү нәтиҗәлелеген тәэмин итү ысулы буларак инновацион технологияләр куллану тәҗрибәсе белән танышты. Көннең икенче яртысында секция эше пленар утырышта дәвам итте.