Кичә, 3 августта Мөслим районының Мөслим авылында фермерларның һәм эшмәкәрләрнең өченче республика Сабантуе булды. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде. Ә безнең районнан Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Сабантуй кунаклары эшмәкәрләр эшчәнлегенә ярдәм итү үзәген ачуда катнаштылар. Үзәк эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләүче затларга ярдәм итү максатында ачылды. Монда дәүләт программалары турында белешмәләр, тәләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин, гомумән, эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар ала алалар, дип ассызыклады Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.
Аннары кунаклар Мөслим гимназиясенә юнәлделәр, анда фермер хуҗалыгын үстерүгә багышланган семинар-киңәшмә узды.
Шуннан соң кунаклар Мөслим авылының “Нурлыгаян” паркына юнәлделәр, монда алар район фермерлары һәм эшмәкәрләре җитештергән сәнәгать һәм азык-төлек товарлары күргәзмәсе белән таныштылар.
Шул ук паркта Сабантуй булды. Кунаклар фермерлар һәм эшмәкәрләр Сабантуенда башкала җырчыларының, шулай ук район үзешчәннәренең чыгышларын рәхәтләнеп тыңладылар, ял иттеләр. Сабантуйда, гадәттәгечә, көрәш тә, милли уеннар, конкурслар да булды.