Актанышта «Агыйдел» I Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы ачылды

2014 елның 3 августы, якшәмбе

2014 елның 1 августыннан 7 августына кадәр беренче мәртәбә уза торган “Агыйдел” Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы кичә, 2 августта Актанышта ачылды. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары-фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.

 

Әлеге чарада Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Мордовия республикалары, Пермь крае һәм Оренбург өлкәсеннән килгән 100гә якын кеше катнаша.

.

Форумда катнашучылар өчен укулар, тренинглар һәм мастер-класслар, танылган шәхесләр белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү программалары оештырылачак.

 
 

“Агыйдел” Форумының максаты – заманча интеллектуаль технологияләр – IT, робот техникасы һ.б. өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу мәйданчыгы булдыру.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International