Казанда Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съезды уза

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
 

Агымдагы елның 10-13 августында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең алтынчы бөтенроссия съезды уза, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

 Съездда Россиянең төрле төбәгеннән 300 делегат катнаша. Анда милли мәгариф үсеше, татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион алымнар куллану, милли мәгарифне үстерүдә хакимият органнары һәм милли-мәдәни автономия катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.

Казанда алтынчы Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International