Бүген Россия Президенты Владимир Птуин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.
“Сезнең казанышларыгыз Россия гражданнарының күп кенә буыннары өчен мөһим булды һәм шулай булып калачак. Бу Минтимер Шәрип улы Шәймиев кебек Россия сәясәте корифеена кагыла. Аның безнең дәүләтнең федератив башлангычлар үсешендәге һәм илдә милләтара иминлекне ныгытудагы роле бәяләп бетергесез. Хәзер Минтимер Шәрипович “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены кавалеры”, - диде Владимир Путин, чараны ачып.
“Хакимияттән киткәнемә 5 ел. “Эшләр ничек?”, - дип сорыйлар. Чын күңелдән: “Яхшы” дим. Ә беләсезме нишләп? Чөнки бернигә карамастан, яңарыш һәм рухи күтәренкелек вакыты килде. Сезнең, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән, Болгар һәм Зөя шәһәрләрен уңышлы торгызабыз. Быел июньдә Катарда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты утырышында Болгар бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт! Бу уңайдан күп эш башкарылды һәм башкарылачак”, - диде Минтимер Шәймиев.
Бүген МДУ ректоры Виктор Садовничий, Life News телеканалы операторы Марат Сайченко, “Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү фәнни-тикшеренү үзәге” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе космонавтлар отряды космонавты Олег Новицкий, "Защита” Бөтенроссия медицина катастрофалары үзәге директоры Сергей Гончаров һ.б.га да дәүләт бүләкләре тапшырылды.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Екатерина Виславская)