Агымдагы елның августында, РФ Пенсия фонды төзәтмәләре нәтиҗәсендә, эшләүче пенсионерлар күбрәк пенсия ала башлый. Пенсияләрне яңадан исәпләү 400 меңнән артык кешегә кагыла, яки Татарстанда хезмәт пенсиясе алучыларның 37 проценты, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге.
Гариза язмыйча гына хезмәт пенсияләренең иминият өлешен яңадан исәпләүгә яшь һәм инвалидлык буенча пенсия алучылар хокуклы.
Хезмәт пенсияләренең традицион индексациясеннән, аның күләме билгеле процентка артудан аермалы буларак, төзәтмәләрдән соң пенсиягә өстәмәләр шәхси характерда: аның күләме эшләүче пенсионерның хезмәт хакына гына түгел, ә аның яшенә дә бәйле. Гражданинның пенсиядә булу вакыты күбрәк булган саен, аның өчен түләнгән кертемнәр күләме азрак елга бүленә, нәтиҗәдә пенсиягә өстәмә күбрәк булачак.
“2010 елдан башлап Пенсия фонды төзәтмәләрне гаризасыз кертә, ягъни Пенсия фонды территориаль органына килергә кирәкми, яңадан исәпләүләр автомат режимда үткәрелә”, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.
Бу хактагы мәгълүматны www.pfrrt.ru адресы буенча Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге сайтында яңа электрон сервис – “Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты” яки www.uslugi.tatar.ru адресы буенча ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша белергә мөмкин.