Беренче тапкыр үткәреләчәк Халыкара мөселман онлайн-фестивале башланырга санаулы көннәр калды

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
 

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә матбугат конференциясе була. Ул 1-15 август көннәрендә Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче мәртәбә Халыкара мөселман онлайн-фестивале уздырыла уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

 

Фестивальдә исә 30га якын дин белгече катнашыр, ә сөйләшүләрне 30 меңгә якын кеше тыңлар дип көтелә. Сөйләшүләр бары тик интернет аша алып барыла. Аларны тыңлау өчен online-islam.ru сайтына теркәлергә кирәк була. Концептуаль ислам интернет-семинарда дөньяның, шул исәптән Россиянең, танылган мөселман галимнәре онлайн-дәресләр үткәрә, белем тарата, сорауларга җаваплар бирә, дип ышандыра Россия Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров. Аерым алганда, 15 көндә 10 сессия уздыру күздә тотыла.

 

Фестиваль спикерлары буларак катнашучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә төрле төбәк мөфтиләре - Әлбир хәзрәт Крганов (Мәскәү), Әхмәд Тәмим (Украина), Али Воронович (Белоруссия), Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов (Коми Республикасы), Таһир хәзрәт Саматов (Ханты-Манси округы), Гацалов Хаҗи-Морат (Төньяк Осетия); шулай ук дин галимнәреннән Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Әл-Әзһәр университетының Палестин бүлеге ректоры Исмәгыйль Бүлбүл, Дәмәшк университеты шәригать факультеты деканы Тәүфыйк Рамазан Буты; ТР МДН Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары Рөстәм Нургалиев, Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры Ринат хәзрәт Габбасов,РФ мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты Радик Гафуров, «Хәләл» комитеты рәисе Марат Низамов, Россия мөфтиләр шурасы икътисад департаменты директоры Мәдинә Кәлимуллина, Россиядә ачыктан-ачык исламга күчкән православие дин әһеле Али Вячеслав Полосин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Булгар» милли хәйрия фонды директоры Фәрит Мифтахов, танылган мөселман җырчысы Мәһер Зәйен һ.б. билгеле кешеләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International